news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Осиново лицее укучылары хәрби-спорт уенының зона этабында җиңде

Балалар чын армия шартларына эләктеләр һәм төрле интеллектуаль, спорт төрләрендә сынаштылар.

Яшел Үзәннең Осиново лицее укучылары хәрби-спорт уенының зона этабында җиңде
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 17 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Осиново бистәсендәге Карпов исемендәге лицееның «Патриот» командасы «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уенының зона этабында Яшел Үзән районын лаеклы тәкъдим итте һәм I урынны яулады.

Чара Казанның «Патриот» республика үзәгендә үтте.

Балалар чын армия шартларына эләктеләр һәм төрле интеллектуаль, спорт төрләрендә: эстафета, хәрби-гамәли нормативлар, Россия тарихын белү буенча конкурслар, ГТО нормаларын тапшыруда көч сынашты, шулай ук уку тактик полосасын үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100