news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» үз бозында Хабаровск кунакларын җиңде

Хәлиткеч алка өстәмә вакытта керде.

«Ак Барс» үз бозында Хабаровск кунакларын җиңде
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәреннән килгән «Амур» командасын җиңде.

Матч исәбе — 3:2. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бүген трибуналарда кеше гадәттәгедән әзрәк күренде. Моңа кадәр «Татнефть Арена»ны 50 процентка тутырырга ярый иде, хәзер 70 процентка, тик вакцинация узганны раслаучы QR код белән килүчеләрне генә кертәләр.

Беренче периодның икенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Панюков гол кертте (1:0).

Икенче период. Сигезенче минутта «Амур» хоккейчысы Роман Любимов исәпне тигезләштерде (1:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпфер командасын алга чыгарды (2:1).

Өченче период. Алтынчы минутта «Амур» уенчысы Иван Николишин гол кертте (2:2).

Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймда «Ак Барс» өстен чыкты. Голны сакчы Дмитрий Юдин кертте (3:2).

«Башкачарак уйнарга теләгән идек, тик көндәш команда ирек бирмәде. Җиңел булмады», диде уен ахырыннан соң оештырылган матбугат конференциясендә «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов.

«Форсаттан файдаланып, бөтен әтиләрне бәйрәм белән котлыйсым килә. Чын ирләр булыгыз!» – диде командасына җиңү китергән Дмитрий Юдин.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Сафонов — Коваленко, Кэмпфер — Хенкель;
  • Булатов — Воронков — Петров, Журавлёв — Юдин;
  • Тарасов — Уил — Панюков, Лямкин — Адамчук;
  • Лукоянов — Глухов — Дыняк (Квартальнов), Янчевский.

«Амур»

  • Аликин (Лозебников);
  • Любимов — Галузин — Томашек, Терещенко — Йордан;
  • Горшков — Николишин — Бутузов, Волгин — Пивцакин;
  • Фәйзуллин — Шаров — Ленц, Аляев — Васильев;
  • Гыйздәтуллин — Кузнецов — Архипов, Бычков.

«Амур» ерактан килгән команда булса да, боз сараенда аның да җанатарлары бар иде. «Без Хабаровскидан Казанга бер атнага килдек. Ялларны махсус, монда килгәч, матчка эләгергә дип туры китердек. Үзебездә бер уенны да калдырмыйбыз. Монда килүебез белән канәгать. Исәп кенә башка булсын иде», — диде Алексей һәм Татьяна «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда уздырачак. Казан хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасын кабул итәчәк. Матч 19 октябрь 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100