news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районы Көчек кызы кул көрәшендә җиңүләр яулый

Миләүшә зурлар арасында 50 килога кадәр үлчәү авырлыгында кул көрәштерде.

(Әгерҗе, 17 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән Миләүшә Гыймранова кул көрәше буенча җиңү арты җиңү яулап сөендерә, дип яза җирле басма.

Шушы көннәрдә генә ул Чистайда узган Татарстан чемпионатыннан алтын медаль яулап кайтты. Миләүшә анда зурлар арасында 50 килога кадәр үлчәү авырлыгында кул көрәштерде.

Исегезгә төшерәбез: каты куллы спортчы кызыбыз быел В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалында магистратурада белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot