news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ-мастер» «Дакар-2021»гә әзерлекне башлады

Чаллыда Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат туры узды.

«КАМАЗ-мастер» «Дакар-2021»гә әзерлекне башлады
https://kamazmaster.ru/

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Кичә Чаллыда «КАМАЗ-мастер» спорт командасы Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур үткәрде. «КАМАЗ-43509» өч спорт йөк машинасы команданың сынау полигонында тәкъдим ителде.

Кунаклар өчен йөрешләрне «КАМАЗ-мастер» командасы пилотлары Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников оештырды. Моннан тыш, журналистлар игътибарына «КАМАЗ-мастер» командасы, «Газпром» ГАҖ һәм ВТБ уртак программасы кысаларында төзелгән, метан һәм дизель ягулыгы катнашмасында эшләүче өр-яңа газодизель йөк машинасы тәкъдим ителде.

Якын арада команда тренировка җыеннарына китәчәк. Финанслау белән бәйле кайбер кыенлыкларга карамастан, чаллылылар үз машиналарын модернизацияләү өстендә эшләүне дәвам итә һәм 2021 елның гыйнварында Согуд Гарәбстанында башланачак яңа «Дакар» ярышларына әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot