Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «ALGA TRAIL» йөгереше үтәчәк
Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 20 июньдә Казанның Аккош күле янында массакүләм йөгереш узачак. Ул элегрәк һава торышы үзгәрү сәбәпле күчерелгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә һәм ул Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.
Массакүләм йөгереш сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, Татарстанда, массакүләм һәм барлык кешеләр дә шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак, трейлраннингны популярлаштыру; спортчыларның белемен арттыру һәм махсус күнекмәләрен үстерү; аларны Россия күләмендә һәм чит илләрдә уза торган ярышларда катнашырга әзерләргә ярдәм итү; көчлеләрне ачыклау максатыннан оештырыла.
Йөгерештә 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк булган теләгән һәр кеше катнаша ала.
Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://myrace.info/events/130/
Чараның нигезләмәсен әлеге сылтама буенча йөкләп алырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1RtwdEwLs5f1I_sarXpJPQlCDIDxe7YKCSJTe1IUzCTc/edit
Теркәлү 08:45 сәгатьтә тәмамлана. Йөгереш 09.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз