news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Башкортстан хоккей командаларының каршылыгында «Ак Барс» өстен чыкты

Плей-оффның «Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең исәбе 1:0.

Татарстан һәм Башкортстан хоккей командаларының каршылыгында «Ак Барс» өстен чыкты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Уфа шәһәренең «Салават Юлаев» командасын 4:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының икенче турының беренче уены булды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә бер җиңү. Моңа хәтле плей-оффның беренче турында «Ак Барс» Түбән Новгородның «Торпедо» командасын рәттән дүрт уенда җиңде һәм икенче турга үтте, ә «Торпедо» көрәштән төшеп калды.

Уен 16 март вафат булган 19 яшьлек хоккейчы Тимур Фәйзетдиновны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Әлеге матч «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов өчен плей-оффта тренер буларак үткәргән йөзенче уены булды. Һөҗүмче Дмитрий Воронков «Ак Барс» командасы өчен йөзенче матчын үткәрде. Сакчы Альберт Яруллин, ике нәтиҗәле пас биреп, Континенталь хоккей лигасы уеннарында җыелган очколарын йөзгә тутырды.  

Беренче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Патрис Кормье исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Дүртенче минутта Михаил Глухов «Салават Юлаев» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Берничә секунд үтүгә, «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Владислав Картаев командасының артка калышуын киметте (2:1). Җиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Дмитрий Воронков Уфа командасы капкасына гол кертә алды (3:1). Унынчы минутта Найджел Доус исәпне 4:1 итте, «Салават Юлаев» әлеге голдан соң капкачыны алмаштырды: бозга Юха Метсола урынына Данил Тарасов чыкты.

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Журавлёв — Юдин;
  • Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Лямкин.

 «Салават Юлаев»

  • Метсола (Тарасов);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
  • Плэтт — Кадейкин — Жарков, Науменков — Коледов;
  • Кугрышев — Хохряков — Әмиров, Алексеев — Бирюков;
  • Солодухин — Картаев — Башкиров (Гыйматов), Лисовец.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 19 март көнне үткәрәчәк. Уен 19:30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100