news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта Юныс Закиров истәлегенә йөзү ярышлары ел саен үткәрелә

Юныс Закиров гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше.

Балтачта Юныс Закиров истәлегенә йөзү ярышлары ел саен үткәрелә
baltaci.ru

(Балтач, 17 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының «Дулкын» бассейнында мәгариф ветераны Юныс Закиров истәлегенә йөзү ярышлары булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Юныс Закиров гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше. Пыжмара урта мәктәбендә укытучы, директор булып эшләгән шәхес.

Кызганыч, бик иртә вафат булды. Вафатыннан соң, аның истәлегенә кызы Алия Юнысовна Шагаева инициативасы белән йөзү ярышлары уздырыла башлады. Һәм ул матур традициягә әйләнеп бара. Быел да «Дулкын» бассейны су спортын үз итүчеләрне бергә җыйды. Чарада мәрхүмнең гаиләсе, тормыш иптәше Резеда ханым, кызлары Алия һәм Лилия, аларның гаиләләре, туганнары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot