news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Син көчле, син булдырасың»: Алинә Заһитова Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде

Казан кызы Камилә Вәлиева, ирекле программада берничә хата ясап, Пекиндагы Олимпиадада дүртенче урынны алды.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пхенчханда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы булган Алинә Заһитова Пекинда узган 2022 елгы  Олимпиадада дүртенче урын яулаган Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде. 

«Камилә, бу Олимпия уеннарында син күпне кичердең. Син көчле, син булдырачаксың», — дип язды Заһитова Instagram сәхифәсендәге сторизында.

Искәртеп үтик, Казан кызы Камилә Вәлиева, ирекле программада берничә хата ясап, Пекиндагы Олимпиадада дүртенче урынны алды. Алтын медальне — Анна Щербакова, көмешне — Александра Трусова яулады.

«Син көчле, син булдырасың»

news_right_1
news_right_2
news_bot