news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт көрәшчеләре республика турнирында икенче урынны алды

Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры узды.

Әлмәт көрәшчеләре республика турнирында икенче урынны алды
almet-rt.ru

(Әлмәт, 17 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 14-16 февраль көннәрендә Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призына милли көрәш буенча республика турниры узды. Гомум команда зачеты нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәре командасы икенче урынга лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда Татарстан, Марий Эл, Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан килгән 50 команда составында 420 көрәшче катнашты.

75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Кәримов, Рамил Синякаев (80 килограммга кадәр) һәм Айдар Алтынбаев (100 килограммга кадәр) икенче урынга лаек булды.

Алардан беразга гына калышып, Искәндәр Мортазин 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын иясе булды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100