news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Дөнья кубогында россиялеләр арасында беренче урынга чыкты

18 яшьлек Данил Садриев трамплиннан сикерү буенча турнирда катнаша.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан спортчысы — 18 яшьлек Данил Садриев трамплиннан сикерү буенча Дөнья кубогы этабында россиялеләр арасында беренче урынга чыккан.

Польшаның Закопане шәһәрендә ир-егетләр арасында трамплиннан сикерү буенча Дөнья кубогының унынчы этабы төгәлләнде. Лениногорск шәһәрендә туып-үскән Данил Садриев 251,1 балл җыеп, 21 нче урынга чыкты һәм россиялеләр арасында беренче булды.

Хәзерге вакытта Татарстан егете Дөнья кубогына шәхси зачетта җыелма таблицада 31 нче урынны били һәм Пекинда узачак кышкы уеннарда катнашу өчен Россия җыелма командасына керергә төп кандидатларның берсе булып исәпләнә.

2022 елда Кышкы Олимпия уеннарында трамплиннан сикерү буенча Россия җыелма командасының составы 20 гыйнварда билгеле булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100