news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УНИКС баскетболчылары «Химки» командасын җиңде

Казан спортчылары кунакта хуҗаларны 93:87 исәбенә отты.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның УНИКС баскетбол командасы ВТБ Бердәм лигасы чемпионатының чираттагы матчында кунакта «Химки» клубын 93:87 исәбенә отты һәм өченче баскычта урнашты.

«Химки» (Химки) — УНИКС (Казан) — 87:93 (21:21, 25:24, 17:20, 24:28).

Иң нәтиҗәле уенчылар: Швед (33), Мики (13), Макколлум (18) — Смит (22), Канаан (22), Уайт (16), Браун (14).

23 гыйнварда Түбән Новгородта узачак киләсе турда казанлылар шул исемдәге клуб белән очраша. 20 гыйнварда исә Европа Кубогы кысаларында УНИКС Испаниянең «Гран-Канарию» (Лас-Пальмас) командасын кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100