news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород боксчысы Дамил Шәрәфетдинов «Матч ТВ» кубогында уңышлы чыгыш ясады

19 яшьлек Шәрәфетдинов суперавыр үлчәү категориясендә көрәшә.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар егете Дамил Шәрәфетдинов бокс буенча «Матч ТВ» Кубогында яхшы чыгыш ясаган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайты хәбәр итә.

«Нижгар татары Дамил Шәрәфетдиновны бокс буенча „Матч ТВ“ Кубогында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм спорт карьерасында яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!» — диелә хәбәрдә.

Турнир Сочида уза. Дмитрий Бивол командасы боксчысы Дамил Шәрәфетдинов 91 килограммнан югарырак — суперавыр үлчәү категориясендә Солтан Ибраһимов командасы боксчысы Шиһабетдин Алиев белән көрәште. 19 яшьлек Шәрәфетдинов дүрт раунд нәтиҗәләре буенча 39-37 исәбе белән җиңү яулады.

«Түбән Новгородта якыннарым һәм гаиләм телевизор каршында утыруын беләм. Турнирда җиңеп, аларга бәйрәм бүләк итәсем килде», — диде Шәрәфетдинов соңыннан «Матч ТВ» телеканалы эфирында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100