news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Ак Барс-Динамо» хоккей клубы Кировта җиңү яулады

Казанлылар өчен «Родина» командасын куып җитү мөмкинлеге яхшы стимул булды һәм алар аннан бик оста файдаланды.

 Казанның «Ак Барс-Динамо» хоккей клубы Кировта җиңү яулады
«Ак Барс-Динамо» командасы матбугат хезмәте

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген туплы хоккей буенча Россия чемпионатында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы яңа елда читтә тәүге матчын үткәрде һәм Кировта «Родина» клубын 5-3 исәбенә отты.

16 матчтан соң «Ак Барс-Динамо» активында 13 очко бар, команда турнир таблицасында тугызынчы баскычта урнашты. Киләсе турда 20 гыйнвар көнне Казан командасы Сыктывкарда «Строитель» клубы белән очраша.

«Родина» (Киров) — «Ак Барс-Динамо» (Казан) — 3:5 (1:3).

Гол кертүчеләр: Шицко (29), Кураев (50), Леухин (77) — Зубарев (8), Артюшин (10, 80), Ибраһимов (38), Ларионов (73).

Штрафлар: 40–60. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100