news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты

«Ак Барс» — «Торпедо» уенында алкалар өченче периодта гына капкага керде.

«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, Түбән Новгород командасын отты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо»сы белән көч сынашты. Уен 2:0 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.

Беренче ике периодта голлар булмады.

Өченче периодта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста бозга чыкмады, ТНВ каналында хоккей уенын шәрехләүчеләр хәбәр итүенчә, ул әлеге уенда җәрәхәтләнгән. Периодның дүртенче минутында Кирилл Петров, «Торпедо» капкасына беренче алканы кертеп, исәпне ачты (1:0). Уен ахырында «Торпедо» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье көндәш команданың буш капкасына алка кертә алды (2:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Лямкин — Мёрфи;
  • Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
  • Лукоянов — Глухов — Любимов (Сафонов), Журавлёв.

 «Торпедо»

  • Тихомиров (Серебряков);
  • Чехович — Миле — Җафаров, Пайгин — Уайэдмэн;
  • Шенфельд — Шварц — Терри, Остин — Орлов;
  • Гончарук — Михеев — Варнаков, Марин — Мишарин;
  • Веряев — Белевич — Ураков (Дробин).

«Ак Барс» киләсе уенын шулай ук Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Риганың «Динамо» командасына каршы уйнаячак. Матч 19 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100