news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан 2021 елда узачак Махсус Олимпиаданы үзендә кабул итү мөмкинлеген карый

Швеция 2021 елның февралендә Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиаданы үткәрүдән баш тартканнан соң, Казан акыл үсешендә тайпылышлар булган кешеләр өчен әлеге чараны үткәрүгә заявка бирү мөмкинлеген өйрәнә.

Казан 2021 елда узачак Махсус Олимпиаданы үзендә кабул итү мөмкинлеген карый

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан 2021 елның февралендә Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиаданы үткәрүгә кандидат шәһәрләрнең берсе сыйфатында каралырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Кышкы Махсус Олимпиада уеннары киләсе елның февралендә Швециядә узарга тиеш иде. Бер атна дәвамында 2 меңгә якын спортчы спортның җиде төрендә чыгыш ясарга ниятләде. Әмма узган елның декабрендә әлеге илнең Хөкүмәте уеннарны үткәрү идеясеннән баш тартты.

Кайбер мәгълүматларга караганда, 2021 елгы Махсус Олимпиаданы оештыручылар Швеция Хөкүмәтеннән уеннарның бюджетын 14 миллион доллардан 20 миллионга кадәр арттыруны сораган. Шуннан соң Швеция инвалидлар спорт федерациясе Халыкара Махсус Олимпиадалар федерациясенә ярышларны үз илендә үткәрә алмавы хакында хәбәр иткән.

Әлегә Казан 2021 елгы кышкы Махсус Олимпиаданы Татарстан башкаласында үткәрү мөмкинлегенә бәйле мәсьәләне өйрәнүдә тәүге адымнар гына ясады. Бу эш белән «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белгечләре шөгыльләнә.

Махсус олимпиадалар акыл үсешендә тайпылышлар булган кешеләрне адаптацияләү максатыннан үткәрелә. Ярышларда иң көчлеләрне ачыклау һәм спорт рекордларын теркәү максаты куелмый.

Махсус Олимпиаданың Россиядәге башлыгы - World Class фитнес-клублар челтәренә нигез салучы һәм эшкуар, сәясәт эшлеклесе Владимир Слуцкерның элеккеге хатыны Ольга Слуцкер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100