Дзюдо буенча узган Татарстан Республикасы беренчелегенә нәтиҗәләр ясалды

Дзюдо буенча узган Татарстан Республикасы беренчелегенә нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанда 1987-1989 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча узган Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышларда барлыгы 107 спортчы һәм 15 команда катнашкан.

Егетләр арасында 22 кг авырлык категориясендә беренче урын Казаннан Дмитрий Беловка бирелде. Ярышларда Чаллыдан дзюдо спорт төре белән мавыгучы яшь спортчыларның шактый булуын һәм аеруча зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтәргә кирәк. 60 һәм 66 кг авырлык категориясендә 1988 елгы Чаллы спортчылары Илнар Бәшәров һәм Алексей Гоголь алтын медаль ияләре булдылар. 73 кг авырлыктагы егетләр арасында шулай ук Чаллы егете Кирилл Карасев (1987 елгы) җиңү яулады. 81 кг авырлык категориясендә Марат Исхаков иң көчлесе һәм остасы дип табылды. Һәм тагын бер чаллылы Наил Таһировка (1987 елгы) 90 кг авырлык категориясендә алтын медаль тапшырылган. 100 кг авырлыктагы төркем арасында Казан егете Иван Шарыгин җиңүгә ирешкән.

Кызларга килсәк, 48 кг авырлык категориясе буенча Әлмәт кызы Гөлназ Насыйбуллина (1988 елда туган) беренчелеккә чыккан. 52 кглылар арасында Казан кызы Татьяна Игушина (1989 ел) һәм 57 кглылар арасында Чаллы кызы Зилә Ямалова алтын медаль белән бүләкләнгән. Казан спортчы кызлары – Анастасия Суставова (1989 ел, 63 кг) һәм Әлфия Кәримова (1988 ел, 70 кг) да иң зур дәрәҗәле медальләр белән билгеләп үтелгән. 78 кг авырлык категориясендә 1988 елгы Казан кызлары Алия Петровага, ә 78 кг нан да артык үлчәүдә Анастасия Ковязинага тиңнәр табылмаган.