news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуның урынбасары белән хоккей уйнады

Тимур Иванов Россия оборона министры урынбасары вазифасын 2016 елдан бирле били.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуның урынбасары белән  хоккей уйнады
twitter.com/RusMinnikhanov

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов белән хоккей уйнады. Республика Президенты Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге хоккей матчында төшерелгән фото урнаштырган.

«Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов белән!» - дип язган фото астына Рөстәм Миңнеханов.

Тимур Иванов Россия оборона министры урынбасары вазифасына Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2016 елда билгеләнде. Ул ведомствода хәрбиләрне торак белән тәэмин итү, шулай ук министрлык объектлары төзү, реконструкция һәм капиталь ремонт мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot