news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киберспорт буенча Россия кубогында Татарстаннан 14 яшьлек үсмер көмеш медаль яулады

14 яшьлек Гадел Бәширов Clash Royale дисциплинасында чыгыш ясады.

Киберспорт буенча Россия кубогында Татарстаннан 14 яшьлек үсмер көмеш медаль яулады
Михаил Захаров

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстаннан 14 яшьлек Гадел Бәширов Казанда узган киберспорт буенча Россия кубогында Clash Royale дисциплинасында көмеш медаль яулады.

«Финал партиясендә 3:0 исәбенә җиңеп барса да, Гаделгә турнир тәҗрибәсе җитмәде. Көндәше исә әлеге тәҗрибә ярдәмендә җиңүгә иреште», - диде Россия Киберспорт федерациясе президенты Дмитрий Смит.

Турнирның җиңүчесе булып танылган Андрей Козимировка – 250 мең, Гадел Бәшировка 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Clash Royale – мобиль җайланмалар өчен реаль вакыт режимындагы коллекцион кәрт уены элементларын үз эченә алган стратегия жанрындагы уен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100