news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә Татарстан Президенты карары буенча спорт зал төзелә

Ике катлы бинаның мәйданы 12 мең кв. метрдан артык тәшкил итә.

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә Татарстан Президенты карары буенча спорт зал төзелә

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә Татарстан Президенты карары буенча төзелә торган спорт залда эшләр ноябрьдә тәмамланачак. Бу турыда республиканың Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада мондый универсаль спорт объектлары Сарман, Мамадыш, Буа, Яшел Үзән, Кукмара һәм Тукай районнарында булачак. Бүген республиканың Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге спорт корылмасын карадылар.

«Хәзерге вакытта объектта төзелеш-монтажлау эшләре, тышкы һәм эчке инженер-техник челтәрләр урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре бара», диелгән хәбәрдә.

Спорт залда баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнап булачак. Спорт залда киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәсе, шулай ук тренажерлар өчен мәйданчык бар.

Ике катлы бинаның мәйданы 12 025 кв. метр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100