Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче бөтенроссия урам уеннары була
Бирегә бөтен Россиядән 800ләп спортчы җыелачак.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 19 һәм 20 сентябрьдә Казанда яңа «Урам» паркында бөтен илдән 800-дән артык спортчы катнашуында I Бөтенроссия урам уеннары (Urban games) узачак. Ярышларда 80 комплект медаль уйнатылачак, уеннарны оештыруда 200гә якын волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Бу турыда «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автономияле оешмага сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.
Ярышлар баскетбол, велосипед спорты (ВМХ — фристайл — парк), роллер-спорт, скейтбординг, бию спорты (брейкинг), футбол фристайлы, чир-спорт төрләре буенча узачак. Уеннар программасына шулай ук роуп скиппинг (скакалка аша сикерү), паркур һәм текбол буенча күрсәтмә ярышлар да кертелгән.
Җиңү өчен Владивосток, Калининград, Хабаровск, Смоленск, Ленинград өлкәсе, Пермь, Волгоград, Чабаксар, Екатеринбург, Воронеж, Ижевск, Самара, Төмән, Мәскәү, Саратов, Ульяновск, Уфа, Татарстан шәһәрләре — Әлмәт, Яшел Үзән, Казан, һәм башка шәһәрләр спортчылары көч сынашачак, диелә хәбәрдә.
«Урам» экстрим-паркында тест-драйв Яшьләр көнендә, 27 июньдә узды. Парк территориясенең мәйданы 1,9 гектар чамасы. Яңа экстрим-парк 8 зонадан – скейт-парк, тәҗрибәле һәм башлап килүче спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналардан тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз