Әлмәт спортчылары велоспорт буенча ярышларда 16 медаль яулады

Ярышлар Чаллы шәһәрендә узды.

(Әлмәт, 16 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Велоспорт буенча Татарстан чемпионатының һәм беренчелегенең ике ярыш көнендә Әлмәтнең «TATNEFTVELO» командасы 16 медаль алып кайтты. Ярышлар Чаллы шәһәрендә узды.

Алты спортчы спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Өч спортчы булган спорт мастерына кандидат нормативын раслады.

Әлмәтлеләр 6 алтын медаль, 5 көмеш медаль һәм 5 бронза медаль яулады.