Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәреләчәк
Уеннарда катнашу өчен 14 яше тулган, намаз укучы дин кардәшләребез чакырыла. Команда 6 уенчыдан һәм бер капкачыдан торырга тиеш.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә, Яшьләр көне уңаеннан Арчада мөселман ир-атлар арасында «Көнчыгыш» мәчете кубогына мини-футбол буенча республикакүләм турнир үтәчәк.
Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче ярышның төп максатлары булып дин кардәшләребезне физик культура һәм спортка җәлеп итү, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һ.б. ныгыту тора. Турнирны Арча мөхтәсибәте, «Көнчыгыш» мәчете, «Арча» спорт мәктәбе оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Уеннарда катнашу өчен 14 яше тулган, намаз укучы дин кардәшләребез чакырыла. Команда 6 уенчыдан һәм бер капкачыдан торырга тиеш. Уеннарга мини-футбол буенча профессиональ клубларда чыгыш ясаучылар кабул ителми.
Катнашу өчен гаризалар 19 июньгә кадәр түбәндәге телефон буенча кабул ителә: 89510651110, электрон почта: ilyashaji@mail.ru (Ильяс хәзрәт).
Турнир якшәмбе көнне Арчаның үзәк стадионында (Нагорная, 1А) 09.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Теркәлү — 08.30 сәгатьтә. Җиңү яулаучы командалар медаль, кубок, дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Түбәндә нигезләмә белән танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз