news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» «Ротор» белән тигез исәпкә уйнады һәм Премьер-лигада 4нче баскычта урнашты

«Рубин» быел УЕФАның яңа клуб турнирында – Конференцияләр лигасында катнашачак.

«Рубин» «Ротор» белән тигез исәпкә уйнады һәм Премьер-лигада 4нче баскычта урнашты

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Казанның «Рубин» футбол клубы фаворит сыйфатында Волгоградның «Ротор» командасы белән сезонның соңгы матчына чыкты. Лиганың дүртенче командасы 15нче клуб белән уйнады.

Составка бәйле кайбер проблемаларга да карамастан (матчта ярымсакчылар Хвича Кварацхелия һәм Ин Бом Хван, шулай ук сакчы Филип Уремович катнашмады), казанлылар уенны бик актив башлады.

«Ротор» составында ярымсакчы Зурико Давиташвили һәм «Рубин»да тәрбияләнгән Данил Степанов үзләрен уңай яктан күрсәтте. Алар бу сезонда Леонид Слуцкий командасыннан арендалау хокукында Волгоград клубында уйнаган иде. Казан футболчылары арасында ярымсакчы Денис Макаров аерылып торды. Ул күптән түгел генә капкачы Юрий Дюпин һәм сакчы Илья Самошников белән бергә футбол буенча Европа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә кертелде. Әмма уенчыга төгәллек һәм һөҗүмнәрне төгәлләгән вакытта логикага таяну җитеп бетмәде.

Казан клубы бу сезонда вакыт-вакыт ялтырап алса да, чемпионатның хәлиткеч матчында аны уңышсызлык сагалап торды. Уенның тигез исәпкә төгәлләнүе нәтиҗәсендә Слуцкий командасы Премьер-лигада дүртенче урында калды. Шул рәвешле, инде быел ук «Рубин» УЕФАның яңа клуб турнирында — Конференцияләр лигасында катнашачак.

«Рубин» (Казан) — «Ротор» (Волгоград) — 1:1 (0:0). Тупларны керттеләр: Деспотович (90+3) — Фламирион (78).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100