news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе дөнья чемпионатына бара

Хоккей буенча дөнья чемпионаты 21 майдан 6 июньгә кадәр Ригада тамашачылардан башка гына узачак.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Россия җыелма командасының тренерлар штабы Ригада узачак чемпионатта җыелма составына кергән хоккейчыларның исемнәрен атады.

Россия Хоккей федерациясе сайты хәбәр иткәнчә, алар арасында Казанның «Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе Дмитрий Воронков та бар.

Воронков ил җыелма командасы заявкасына керде. Аннан тыш, «Ак Барс»ның тагын бер һөҗүмчесе Илья Сафонов та чемпионатка әзерләнәчәк, әмма ул әле заявкага кертелмәгән.

Хоккей буенча дөнья чемпионаты 21 майдан 6 июньгә кадәр Ригада тамашачылардан башка гына узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100