420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанның 17 яшьлек автоузышчысы AG Team командасыннан Рөстәм Фәтхетдинов виртуаль ярышта 4нче урын яулады. Узышта 33 чын узычшы-пилот катнашты.
Ярыш Sepang International Circuit виртуаль трассасында TCR (Туринг) классында узды.
Фәтхетдиновтан тыш, ярышларда Казанның тагын ике пилоты катнашты. AG Team вәкиле Никита Дубинин — 8нче урында, ә «Чынгызхан» клубыннан Әнвәр Тутаев виртуаль дистанциядән төшеп калды.