news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда тамашачылар арасында лотерея уйнатылачак

200 сумлык билет алып кергән тамашачылар көнкүреш җиһазлары ота алачак.

Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда тамашачылар арасында лотерея уйнатылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында беренче тапкыр тамашачылар арасында лотерея уйнатылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итттеләр.

18-19 март көнне Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда тамашачылар 200 сумлык билет алып, лотереяда катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Тамашачыларга егерме бүләк каралган. Лотереяда микродулкынлы мич, суыткыч, телевизор һәм башка төрле көнкүреш җиһазлары уйнатылачак.

«Лотерея тамашачыларны көрәшкә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Җан аткан көрәшчеләре җиңелгән очракта да, матди бүләк булса да алып кайтып китсен өчен дип уйнатабыз», — дип сөйләде «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин.

Лотереяда катнашу өчен билетларны Manzara.pro сайтында һәм көрәш сараенда алып була. Бүләк уйнатуда катнашасы килмәгән очракта көрәш карарга керү бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot