Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хоккейчыларның күпчелеге, шулай ук «Ак Барс» уенчылары, плей-оффны туктату яклы
«Барыс» командасы Гагарин Кубогы өчен уеннарда катнашудан баш тартты.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Плей-оффның икенче раундына чыккан Континенталь хоккей лигасы клублары хоккейчыларының 60 проценты уеннарны туктату яклы. Бу хакта уенчылар арасында аноним сораштыру үткәргән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.
Басма Гагарин Кубогы ярышларында катнашырга тиешле СКА, ЦСКА, «Динамо» (Мәскәү), «Ак Барс», «Салават Юлаев», «Сибирь» һәм «Барыс» командаларының 60 хоккейчысы арасында сораштыру үткәргән. Бүген «Барыс» командасының Гагарин Кубогы өчен уеннарда катнашудан баш тартуы билгеле булды.
Уенчыларның 78 проценты плей-офф матчларын тамашачылардан башка уйнарга кирәкми дип саный. Шулай ук сораштыру нәтиҗәләре буенча хоккейчыларның 56 проценты коронавирустан куркуы ачыкланды. Хоккейчыларның 44 проценты 30 апрельдән соң Континенталь хоккей лигасында уйнарга әзер булуларын әйтте, 30 проценты «юк» дип җавап биргән. Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты җавап бирергә кыенсынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз