news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гагарин Кубогы якынча бер айга туктатылачак

КХЛ җитәкчелеге турнирны бүгенге көннән туктатачак.

Гагарин Кубогы якынча бер айга туктатылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген, Гагарин Кубогының ярымфинал серияләре башланырга бер көн кала, КХЛ җитәкчелеге турнирны туктатачак. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Мондый нәтиҗә булу ихтималы — 90 процент, дип раслый чыганак.

Гагарин кубогын фин «Йокерит»ы һәм Казахстанның «Барыс»ы калдырып китте инде. Алар коронавирус аркасында уеннан баш тартты. Иртәгә ярымфиналларның беренче матчлары узарга тиеш иде. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясе Казанда 18 мартта старт алырга тиеш иде. Уфалылар иртәгә Татарстан башкаласына килергә ниятләгән иде инде.

Гагарин кубогы якынча бер айга туктатылачак. Аннары калган алты команда — СКА, ЦСКА һәм башкаланың «Динамо»сы — «Көнбатыш»та, «Ак Барс», «Салават Юлаев» һәм «Себер» — «Көнчыгыш»та кыска турнир уздырып, Гагарин Кубогы иясен ачыклаячак. Вакыйгаларның мөмкин булган үсешенең үрнәк сценариесе әнә шундый. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат бүген кич пәйда булачак, дип раслый чыганаклар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100