Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Камилә Вәлиеваны хуплау сүзләре язылган плакатлар куйдылар
Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда кыска программа җиңүчесе булды.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Казанда фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның фотосурәте, шулай ук аның адресына хуплау сүзләре язылган реклама такталары барлыкка килде.
Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан урамнарында барлыгы 29 шундый реклама плакаты урнаштырылган, анда «Камилә, без синең белән!» дип язылган.
15 яшьлек фигуралы шуучы Казанда туып-үскән. Ул Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда кыска программа җиңүчесе булды. Моннан тыш, без фигуристларның ирекле программада шуу расписаниесен чыгардык.
Элегрәк тикшерү тәмамланганчы Вәлиеваның нәтиҗәләре якынча дип саналачагы билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз