Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә ике меңнән артык кеше чаңгыга басты
Оешмалардан коллектив белән катнашучылар да күп иде.
(Яшел Үзән, 16 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Узган ялда «Россия чаңгы юлы — 2020» Бөтенроссия массакүләм ярыш кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы — 2020» ярышлары булып узды. Яшел Үзәндә 2000 меңнән артык, ә Татарстанда 170 меңнән артык кеше чаңгыга басты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы елдагыча кечесе дә, олысы да килгән иде. Алдан, чаңгы ярышында физик әзерлекле һәм сәламәт булуы турында табибтан рөхсәте булган һәркем катнаша, дип хәбәр итсәк тә, теләүчеләр болай ук күп булыр, дип уйламаган идек.
Бу көнне район да читтә калмады. Әнә урысбагалылар чаңгыда гына йөреп калмыйча, учакта пешкән карабодай боткасы белән дә сыйланган. Гомумән, бу җирлек һәр чараны зур бәйрәм итеп оештыра белә, афәрин.
Ә 1,2 һәм 3 чакрым дистанциядә узышу бер-бер артлы дәвам итте. Оешмалардан коллектив белән катнашучылар да күп иде. Узышучылар өчен җанатарга килүчеләр танышларына көч-куәт биреп торды. «Татарстан чаңгы юлы — 2020» ярышында катнашучылар өчен иң мөһим бүләк — саф һавада күңел күтәренкелеге һәм шәп кәеф булгандыр, мөгаен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз