news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды

Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча Россия фигуралы шуучысы 259,06 балл җыйды.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ», Артур Хәлиллуллов). Камилә Вәлиева хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта фигуралы шуу буенча Европа чемпионатының алтын медален яулады. Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча ул 259,06 балл җыйды.

Ул дүртле сальховны чиста башкарды, ләкин өчле аксельдә хата җибәрде. Аннары спортчы дүртле тулуп хәрәкәтен чистага сикерде.

Европа чемпионатының өченче урынына тагын бер Россия фигурачысы Александра Трусовага булды, ул кыска һәм ирекле программаларда барлыгы 234,36 балл җыйды. Ул дүрт лутцны һәм тулупны башкарганда хата җибәрде.

Уңышсыз прокат аркасында, Александра Трусова 237,42 балл җыеп, үз программасын чиста үтәгән Анна Щербаковага оттырды. Фигуралы шуу остасы дүртле флипка сикерә алды.

Фигуралы шуу буенча Европа чемпионатының йомгаклау нәтиҗәләре. Хатын-кызлар, ялгыз тимераякта шуу:

  1. Камилә Вәлиева (Россия) - 259,06
  2. Анна Щербакова (Россия) - 237,42
  3. Александра Трусова (Россия) - 234,36
  4. Ай Хендрикс (Бельгия) - 207,97
  5. Екатерина Куракова (Польша) – 204,73
  6. Екатерина Рябова (Әзербайҗан) - 196,75
  7. Анастасия Губанова (Грузия) - 188,17
  8. Нина Петрыкина (Эстония) - 187,07
  9. Виктория Сафонова (Беларусь) - 185,41
  10. Алексей Паганини (Швейцария) - 178,10

Камилә Вәлиева Казанда туган һәм фигуралы шуу белән Татарстан башкаласында шөгыльләнә башлаган.

Россиянең бу фигуристкалары тренер Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100