news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады

Чаллы пилоты Дмитрий Сотниковның «КАМАЗ»дагы экипажы йөк машиналары зачетында легендар ралли-рейдта җиңде.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда йөк машиналары классында җиңүләре белән котлады.

Котлау телеграммасы тексты Россия Президентының рәсми сайтында чыкты. Ул пилот Дмитрий Сотников, икенче пилот Руслан Әхмәдиев һәм механик Илгиз Әхмәтҗанов адресына юлланган.

«Хөрмәтле Дмитрий Сергеевич, Руслан Хәлил улы һәм Илгиз Рамил улы! Сезне «Дакар-2021» дә җиңүегез белән котлыйм. Камаз экипажларының чемпион халәте, аларның беренче урынга омтылуы әлеге легендар ралли-марафонда катнашучыларга һәм җанатарларга яхшы таныш. Элекке узышчыларның җиңүен дәвам итеп, безнең команда яңадан, 18нче тапкыр «Дакар»раллиенда җиңде. Җиңү югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм лидерлык сыйфатларын раслый.

Сезгә, сезнең остазларыгызга һәм «КАМАЗ-мастер» техник персоналына көчле характер һәм киеренке һәм көйләнгән эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез күпсанлы Россия җанатарларына бүләк иткән искиткеч җиңү өчен дә рәхмәт. Сәламәтлек һәм спорт уңышлары телим. Владимир Путин, — дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында.

Исегезгә төшерәбез, кичә «КАМАЗ-мастер» командасының берьюлы өч экипажы Согуд Гарәбстанында тәмамланган 43нче «Дакар» ралли-марафоны нәтиҗәләре буенча йөк машиналары классында мактау пьедесталын тулысынча яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100