news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» премиясенең 2021 елгы абсолют җиңүчесе - Радик Сәлахов

75 кг үлчәү авырлыгында батыр исемен Ислам Фәләхов яулады.

«Манзара» премиясенең 2021 елгы абсолют җиңүчесе - Радик Сәлахов

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне Цирк бинасында узган «Манзара-2021» спорт-музыкаль премиясенең абсолют җиңүчесе билгеле. Ул — Зәй, Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов.

Казан циркында узган «Манзара» премиясендә Зәй, Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов абсолют җиңүче калды. Ул чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчага ия булды.

Икенче урында — Муса Галләмов, өченчедә — Руслан Абдуллин белән Элдар Хәмитов. 

Иганәчеләр теләге белән оештырылган 75 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Алабугадан Ислам Фәләхов җиңеп чыкты. Аңа утыз мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Икенче урынны Ленар Садыйков, өчне — Рафаэль Кәлимуллин белән Булат Юнысов яулады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100