news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки тренеры Россия Президенты грантын откан

200 мең сум акчага көрәш өчен татами сатып алырга планлаштыралар.

(Әлки, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы тренеры, рухани Андрей Зиньков Россия Президенты грантын откан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлки һәм Спас районнары благочинные — инициативалы һәм тынгысыз кеше. Узган ел азагында Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве мәхәлләсе грант откан һәм бу акчаларга тренировкалар, лазертаг уены өчен махсус киемнәр сатып алган иде.

Яңа ел тагын бер сөенечле хәбәр китерде — коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе сыйфатында проект эше язып, Зиньков Россия Президенты грантын отты. 200 мең сум акчага көрәш өчен татами сатып алырга планлаштыралар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100