Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«КАМАЗ» пилоты «Дакар»ның соңгы этабында вертолет белән бәрелешү турында сөйләде
Антон Шибалов легендар ралли-марафонның генераль классификациясендә йөк машиналары зачетында икенче урынны алды.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасы пилоты Антон Шибалов «Дакар» раллиеның соңгы 12нче этабында булган инцидентны шәрехләде. Исегезгә төшерәбез, оештыручыларның вертолеты түбәнрәк төшкән һәм «КАМАЗ» өстендә үк торган. Югары тизлектә баручы йөк машинасы сикерткән вакытта вакытта вертолет чаңгысына тиде (бәрелешү видеосы «Около спорты» телеграм-каналында чыккан).
«Үзебез дә көтмәгән идек. Беренче тапкыр вертолетка эләгеп киттек. Ул артык түбән төшкәндер, машина сикертмәгә эләгеп сикереп куйды. Икенче урынны алдык. Эмоцияләр уңай, чөнки өч йөк машинасы да призлы урыннарны алды һәм безнең команда лидерлыкка чыкты. Минем беренче, икенче, өченче булуым мөһим түгел. Ин мөһиме без барыбыз да бергә», — диде Шибалов «КАМАЗ-мастер» командасы матбугат хезмәтенә интервьюда.
Шибалов «Дакар» раллие нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында икенче булды. Ралли-марафонның 43 еллык тарихында «КАМАЗ-мастер» командасының 35 яшьлек пилоты Дмитрий Сотников үз карьерасында беренче тапкыр җиңүче булды. Чаллыдан Айрат Мәрдиев өченче урынны алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз