news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле

Җанатарлар ярышка бары тик QR-кодлар белән генә керә алачак.

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле
"Татар-информ" архивы

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле булды. Турнирга көрәшчеләр дә, җанатарлар да QR-код белән генә эләгә алачак.

21-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, көрәшчеләр Ферма-2 адресы буенча урнашкан Казан Дәүләт аграр университет базасында җыела. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, ярышны атна башында үткәрергә карар кылынган.

Турнирда 13 кешедән торган район командалары катнаша. Көрәшчеләр ун — 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130 кг нан югары үлчәү авырлыкларында бил алышачак. Үз үлчәү авырлыгында җиңүче калган көрәшчеләр көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

«Ак барс» көрәш сараена тамашачылар бары тик QR-код белән генә керә алачак. Көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарларның да QR-кодлары яки ПЦР-тестлары булу мәҗбүри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100