news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында футбол буенча чемпионат җиңүчеләре билгеле булды

Әлеге уенда Аксубай районы командасы җиңү яулады.

Яңа Чишмә районында футбол буенча чемпионат җиңүчеләре билгеле булды
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Шушы көннәрдә Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары авылында авыл җирлекләре командалары арасында футбол буенча Татарстан чемпионаты узды. Яңа Чишмә районында футбол лигасы активисты Евгений Тихонов чакыруы буенча чемпионат ачылышына Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән депутат Ольга Павлова килде.

Август аенда районда авыл футбол лигасын оештыручы Евгений Тихонов хәзергесе вакытта үзенең активлыгы һәм акчасы ярдәмендә булдырылган инициативаны хуплауны сорап, «Минем депутат» онлайн-сервисына мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатькә Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова җавап биргән һәм тиз арада райондагы авыл футбол лигасына ярдәм итү юлларын табарга вәгъдә биргән.

Чемпионатны ачу тантанасында Ольга Павлова команда әгъзаларын, тренерларны һәм җанатарларны сәламләп, аларга спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

Сәламләү сүзе белән шулай ук Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова да чыгыш ясады.

Чуаш Чабаксарының футбол кырында Алексеевск, Аксубай, Чирмешән, Нурлат Һәм Яңа Чишмә районнары командалары очрашты.

Әлеге уенда Аксубай районы командасы җиңү яулады. Икенче урынны — Алексеевск, өченче урынны Нурлат районнары командалары алды. Җиңүчеләргә кубоклар, футбол туплары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук призлы урыннар алмаган командаларга да үткән чемпионатта актив катнашканнары өчен футбол туплары бүләк ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100