news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең йөзү буенча җыелма командасы беренче тапкыр Татарстан Кубогында җиңде

Ярышлар 9-12 сентябрьдә Казанда узды.

(Әлмәт, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең йөзү буенча җыелма командасы беренче тапкыр Татарстан Кубогында җиңде. Ярышлар 9-12 сентябрьдә Казанда узды. Анда Олимпия резервы спорт мәктәбе йөзүчеләре катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балалар шәхси зачетларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышларда төрле дистанцияләрдә һәм йөзү стильләрендә Эдуард Вәлиәхмәтов өч 1нче һәм ике 2нче урыннарны алды. Никита Королев өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Ренат Нәҗипов көмеш һәм алтын медальләргә ия булды.

Эстафета да Әлмәт командасы өч көн рәттән «Ирекле стиль белән 4×100», «Ирекле стиль белән 4×200», «4×100 комплекс» компетенцияләрендә иң яхшысы булды. Безнең шәһәр җыелма командасы беренче тапкыр Татарстан Республикасы шәһәрләре җыелма командалары арасында медаль зачетында җиңү яулады.

Спортчыларның тренерлары — Светлана Вәлиәхмәтова һәм Надежда Ожегина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100