news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Аланында картинг буенча ярыш узачак

Узышларда армия, авиация һәм флотка ярдәм итү республика җәмгыятенең барлык картинг клубларыннан вәкилләр катнаша.

Кама Аланында картинг буенча ярыш узачак

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). 16 августта 10.00 сәгатьтә Кама Аланында «Honda GX200» классында картинг буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ кубогы узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Узышларда армия, авиация һәм флотка ярдәм итү республика җәмгыятенең барлык картинг клубларыннан вәкилләр катнаша. 

Ярышлар «Олимпия» спорт комплексында башлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot