news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты

Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең Җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланды.

Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты
https://tatar-congress.org

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). 14 июньдә Казан вакыты белән 16 сәгаттә Татарстан байрагы астында йөзгән «Милонга» җилкәнле көймәсе Төркиянең Мармарис портына килеп җитте. Шулай итеп Казан җилкәнчеләре Җир шарын әйләнеп чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, июль аенда Казаннан юлга чыккан көймәчеләренең Җир тирәли сәяхәте узган елның 15 сентябрендә Төркиядә башланып, бик күп диңгез-океаннар аша 45 мең километрга сузылды.

Бу экипажга 71 яшьлек Алмаз Алиев, шулай тәҗрибәле спортчылар Илфат Миңнебаев, Вил Сәгыйтов һәм сәфәрнең соңгы өлешендә Вилне алыштырган Иван Поликасов керә. Хәзергә ул Мармарис портындагы көймәдә кала, ә Алмаз Алиев һәм Илфат Миңнебаев Казанга юл тотучы очкыч табылу белән туган якка кайтып җитәчәк, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100