news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчыларына күнегүләрне яңадан башларга рөхсәт иттеләр

Үзгәрешләр профессиональ клуб вәкилләре һәм җыелма команда әгъзаларына кагылачак.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы профессиональ клуб вәкилләре, җыелма команда әгъзаларына, шулай ук беренче разрядлы спортчыларга, спорт мастерлыгына кандидат һәм спорт мастерларына күнегүләрне яңадан башларга рөхсәт итте. Ведомствоның рәсми порталында шул хакта хәбәр ителә.

«Без коронавируска каршы көрәш буенча республика штабына спортчыларның чикләнгән категориясе өчен үзизоляция режимыннан акрынлап чыгу инициативасын белдердек. Россия Спорт министрлыгының ризалыгын алдык. Без, барлык таләпләрне үтәгән хәлдә, югарыда аталган категорияләргә күнекмәләр үткәрергә рөхсәт итәбез. Шартлар мөмкинлек бирү белән, теләгән һәркем өчен объектларны ача башлаячакбыз», - диде ТР спорт министры Владимир Леонов.

Билгеләп үтелгәнчә, спортчылар күнегү процессын барлык санитар-эпидемиология нормаларын үтәгән очракта гына яңадан башлый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot