news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составына кертелде

Алинә Заһитованың илкүләм команданың төп составына керүен Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты президенты раслады.

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составына кертелде

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты 2020/21 елгы сезонга Россия җыелма командасы составын раслады. Анда 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева керде. Бу хакта Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты президенты Валентин Писеев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Узган сезонда Алинә Заһитова спорт карьерасын декабрь аенда Красноярскида узган Россия чемпионатына кадәр туктатып торды. Евгения Медведева ирекле программа алдыннан ил чемпионатыннан төште. Ил җыелма командасы составы май аенда Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитеты расланырга тиеш иде.

«Башкарма комитетта тәкъдим ителгән тренерлар советы карары үзгәрмәде, состав тулысынча һәм бертавыштан расланды», — диде телефон аша Валентин Писеев. Ул Заһитова белән Медведеваның илкүләм команданың төп составына керүен раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100