news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Олимпиадада шәхси ярышның кыска программасында беренчелекне яулады

Россиянең өч спортчысы иң югары балларга ия булды.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Олимпиадада фигуралы шууда Камилә Вәлиева, иң югары баллар җыеп, беренче булды.

Олимпиадада бүген фигуралы шууының хатын-кызлар арасындагы шәхси ярышның кыска программалары күрсәтелде. Россиядән өч кыз Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова катнашты.

Камилә Вәлиева 82,16 балл белән беренче булды, икенче урында 80,20 балл җыйган Анна Щербакова, Александра Трусова — дүртенче (74,60 балл). Өченче урында — 79,84 балл белән Япониядән Каори Сакамото.

Нәтиҗәләр ирекле программадан соң ясала. Медаль өчен көрәш 17 февраль 13:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100