news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Ригада җиңде

Казан хоккейчылары «Динамо» уенчыларыннан бер алкага өстен чыкты.

«Ак Барс» хоккейчылары Ригада җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Рига шәһәрендә узган уенда Казанның «Ак Барс» командасы «Динамо» хоккейчыларын җиңде. Уен исәбе — 3:4.

«Ак Барс» һәм Рига шәһәренең «Динамо»сы Континенталь хоккей лигасы таблицасында капма-каршы урнашкан. «Ак Барс» сезон дәвамында җыелган очколар санына бәйле беренче урында бара, ә «Динамо» таблицаның соңгы юлында урнашкан.

Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Динамо» капитаны Микс Индрашис исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта, киресенчә, «Динамо» азчылыгы вакытында Казан командасы һөҗүмчесе гол кертте (1:1). Унбишенче минутта «Динамо» яңадан күпчелектә уйнады һәм алка кертә алды, гол авторы — Николай Елисеев (2:1). Периодның соңгы минутында Стефан Да Коста, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:2).

Икенче период. Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Виктор Тихонов гол кертте (2:3).

Өченче период. Унынчы минутта «Динамо» хоккейчысы Робертс Букартс исәпне тигезләштерде (3:3). Уникенче минутта, «Ак Барс» уенчысының бәрүеннән соң, алка, «Динамо» сакчысының тимераягына тиеп, Рига командасы капкасына керде, гол Михаил Глухов исәбенә язылды (3:4).

Командалар составы:

«Динамо»

  • Ворис (Бруверис);
  • Индрашис — Грачёв — Лайпон, Зиле — Ошениекс;
  • Букартс — Шваненбергс — Дзиеркалс, Мамчицс — Сотниекс;
  • Столяров — Джериньш — Букартс, Скворцовс — Матейко;
  • Елисеев — Берзиньш — Фёдоровс, Туманов — Майоне.

«Ак Барс»

  • Билялов (Мифтахов);
  • Галимов — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Яруллин — Рукавишников;
  • Воронков — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов (Песонен), Лучевников.

«Ак Барс» киләсе уенын Уфада үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Салават Юлаев» командасы белән очрашачак. Матч 18 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100