news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть-Арена»да җиңү яулады

«Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров 600нче уенында алка кертте.

«Ак Барс» хоккейчылары «Татнефть-Арена»да җиңү яулады
Михаил Захаров

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасын кабул итте. Казан хоккейчылары 4:1 исәбе белән отты.

Әлеге уен «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров өчен Континенталь хоккей лигасында 600нчесе булды.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның ахыргы минутында үзенең юбилей уенын үткәрүче Кирилл Петров алка кертте (1:0).

Өченче период. Җиденче минутта «Спартак» һөҗүмчесе Александр Хохлачёв исәпне тигезләштерде (1:1). Унберенче минутта Данис Зарипов гол кертте (2:1). Ундүртенче минутта Никита Дыняк «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (3:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе алка кертте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Тихонов — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Дыняк — Воронков — Зарипов, Викстранд — Педан;

Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Лямкин — Рукавишников;

Фрэттин — Галузин — Санников (Марушев), Фазылҗанов.

«Спартак»:

Гудачек (Хомченко);

Фёдоров — Ганзл — Никонцев, Вишневский — Виклунд;

Карсумс — Зубов — Даугавиньш, Рылов — Вишневский;

Галимов — Малыхин — Хохлачёв, Кутейкин — Тришин;

Столяров — Юньков — Кокарев, Мусин — Никишин.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 18 февраль көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100