news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021»дә җиңүләре белән котлады

Республика парламенты башлыгы «камазчыларның югары спорт осталыгы күрсәтүләрен» һәм «коллективның уртак нәтиҗәсе хакына бердәм эшли белүе»нә игътибарны юнәлтте.

Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021»дә җиңүләре белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга телеграммалар юллады, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

«18нче тапкыр „КАМАЗ-мастер“ командасы искиткеч нәтиҗә күрсәтте, ул быел гомуми зачетта бөтен пьедесталны яулады. Мавыктыргыч узыш остазларның зур тәҗрибәсе һәм барлык экипажларның профессионализмы, Татарстан йөк машиналарының югары техник потенциалы, команданың нәтиҗәле һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә иң зур казанышларга ирешү мөмкин булуын раслады», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, Владимир Чагинга мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Сотниковның яшь экипажын аларның карьерасында беренче җиңүләре белән аерым котлады.

Сергей Когогинга юлланган телеграммада ТР Дәүләт Советы Рәисе «КАМАЗ»ның югары спорт осталыгы, коллективның уртак нәтиҗәгә килү өчен эшли белүе, безнең йөк машиналарының техник әзерлеге командага тагын бер тапкыр барлык призлы урыннарны яуларга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте.

«Барлык татарстанлылар кебек үк, без „КАМАЗ“ның казанышлары һәм уңышлары белән горурланабыз. „КАМАЗ-мастер“ның данлыклы коллективына чын күңелдән уңышлар һәм яңа матур җиңүләр телим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100