news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева: Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионатларын уздыруга омтылабыз

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, Татарстан киләчәктә тагын Россия кубогын уздырырга мөмкин.

Ләйлә Фазлыева: Казанда киберспорт буенча дөнья чемпионатларын уздыруга омтылабыз
Михаил Захаров

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда киберспорт буенча халыкара ярышлар үткәрелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Безгә дөнья чемпионатына омтылырга кирәк, чөнки яңа юнәлешләрне күрү кызык. Бүген без мобиль киберспортны, дроннар белән эшләүне, бик күп перспективалар күрәбез. Федерация белән бергә моның өстендә эшләячәкбез», — дип уртаклашты Ләйлә Фазлыева.

Хәзер үк Казан Россия Кубогының гранд-финалын кабул итә, Премьер-министр урынбасары Татарстан башкаласының яңадан турнирны кабул итә аламы-юкмы икәнлеген сөйләде. «Башта бу чараны уздырырга, бәя алырга кирәк. Аннары тагын берничә тапкыр кабул итә алабыз», — диде ул.



news_right_1
news_right_2
news_bot