news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Смит: Бөтендөнья допингка каршы агентлык карары безгә кагылмаячак

Россия киберспорт федерациясе президенты моны киберспорт әлегә Олимпия дисциплинасы түгел дип аңлатты.

Дмитрий Смит: Бөтендөнья допингка каршы агентлык карары безгә кагылмаячак
Михаил Захаров

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның Россия спортчыларының дөнья чемпионатларында һәм Олимпиадаларда чыгышларын тыю турындагы карары киберспортка кагылмаячак. Бу хакта Россия Кубогының Казанда гранд-финалы вакытында Россия киберспорт федерациясе президенты Дмитрий Смит сөйләде.

«Хәзерге этапта безнең спорт төрләренә берничек тә кагылмый, чөнки бу әлегә спортның олимпия төре түгел. Бу очракта аның шулай булуы безнең файдага. Без олимпия гаиләсенә керү өстендә эшлибез, әмма әлегә моңа ирешә алмадык», — дип хәбәр итте Смит.

Шулай ук ул Казанда турнир уздыруны шәрехләп, аның төп үзенчәлеген билгеләп үтте. «Монда беренче тапкыр виртуаль дрог-рейсинг, техник симулятор дисциплинасында финал уза. Барлыгы бездә алты дисциплина танылды, тиздән тагын берне кабул итәчәкбез», — диде ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot