news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алина Заһитова карьерасын туктатып торды

Спортчының тренеры Этери Тутберидзе Алинәнең күпмедер вакыттан бу карарын үзгәртәчәген көтүен әйтте.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Россия фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова карьерасын туктатып торырга булган. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Минем хәзер тормышымда барысы да бар һәм һәрвакыт нидер җитмәскә тиеш. Мин стартларга кайту теләгем барлыкка килүен телим. Мин зур спорттан китмим, ләкин Красноярскида Россия чемпионатында катнашмыйм. Сайлап алудан башка Европа һәм дөнья чемпионатларында катнашуга дәгъва итмим, чөнки мин һәрвакыт спорт принцибы буенча сайландым», — диде ул Беренче канал эфирында.

Спортчының тренеры Этери Тутберидзе Алинәнең күпмедер вакыттан бу карарын үзгәртәчәген көтүен әйтте.

«Кызганычка, бу карар очраклы түгел иде. Алинә бу турыда 1,5 ел әйтә. Ул чыгыш ясаган 1,5 ел катлаулы булды. Без бөтен федерация белән аны дәвам итәргә күндерергә тырыштык. Ул килә, эшли. Тизрәк сагынып кире кайтсын өчен Алинәгә бу карарны кабул итәргә рөхсәт иттек», — диде Этери Тутберидзе.

  • 17 яшьлек Алинә Заһитова — 2018 елгы Олимпия чемпионы, 2019 елгы дөнья чемпионы, 2018 елгы Европа чемпионаты җиңүчесе. Шулай ук 2018 елда ул Россия чемпионатында җиңде, бер ел элек — Гран-при финалы. Россия командасы составында команда ярышларында 2018 елгы Олимпия уеннары көмеш призеры булды, башка халыкара турнирларда көмеш медальләре бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100