news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама студенты «Абилимпикс» конкурсының төбәк этабында җиңү яулады

Җиңүчеләр Мәскәүдә узачак ил чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

Түбән Кама студенты «Абилимпикс» конкурсының төбәк этабында җиңү яулады
https://tat.e-nkama.ru/news/758/93720/

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама медицина көллияте студенты Евгений Акулов инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» һөнәри конкурсында үз компетенциясендә беренчелекне алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Камада чемпионатның төбәк этабы узды — медицина көллиятенең күрмәүче студентлары, Казан һәм Әлмәт белгечләре «Массаж ясаучы» юнәлеше буенча ике категориядә ярышты.

8 конкурсант арасыннан безнең шәһәр данын 5 кеше яклады, алар барысы да өченче курста укый.

Ярыш ике этапта узды: катнашучылар модельләрдә классик һәм ирекле массаж ясап күрсәттеләр. Экспертлар булып, махсус курс узган шәһәр дәвалау-профилактика оешмалары белгечләре торды.

«Студентлар» категориясендә беренче урынны Евгений Акулов яулады, ә «Белгечләр» категориясендә — Әлмәттән Рөстәм Минголов. Алар икесе дә ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак ил чемпионатында Татарстан данын яклаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100